2019 елга эш планы нигезендә, 2019 елның 20 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең мобиль төркеме тарафыннан, Алексеевск һәм Әлки муниципаль районнары Дәүләт техник күзәтчелек бүлекләре башлыклары катнашында, "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе кысаларында рейд уздырылды, аның максаты куллану вакытында үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышын, файдалануга рөхсәте булу-булмавын, дәүләт теркәвенә алу билгеләре куелуның һәм аның дөреслеген, шоферда тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавын тикшерүдән гыйбарәт. Рейд Татарстан Республикасының Алексеевск, Балык Бистәсе, Лаеш, Әлки, Спас муниципаль районнарында үткәрелде. Рейд барышында 15 берәмлек техника тикшерелде, 7 берәмлек буенча җитешсезлек очраклары ачыкланды.
Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 9.3 ст. буенча административ хокук бозу турында 6 беркетмә төзелде һәм бер кисәтү чыгарылды.