Теләче муниципаль районында "Трактор-Тагылма" операциясе уза

2019 елның 21 июне, җомга

Үзйөрешле машиналар – тракторлар һәм тагылмалар катнашында хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау, шулай ук әлеге техниканың техник торышын тикшерү максатларында ел саен республика территориясендә "Трактор-Тагылма" операциясе үткәрелә. Агымдагы елда әлеге чараны үткәрү вакыты – 3 июньнән 28 июньгә кадәр.

3 июньнән район территориясендә 8 максатчан рейд үткәрелде: тракторларның һәм аларга тагылмаларның техник торышы, файдалануга рөхсәт булу-булмавы, теркәү документлары, шоферда тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы каралды. 18 хокук бозу очрагы ачыкланды һәм алар буенча шундый ук санда беркетмә төзелде.

Әлеге максатчан чара буенча эш дәвам итә.

 

Хәмит Нәзиров – Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International