2019 елның 19 июнендә "Нурлат аграр техникумы" ДАҺБУ базасында "В", "С", "Е", "F" категорияләре буенча "Авыл хуҗалыгын механикалаштыру" белгечлеге буенча 3 курс студентлары арасында имтиханнар узды. Сынау бирергә тиешле 23 кеше арасыннан 20се имтиханга кертелде, теория өлешен 13 кеше тапшырды һәм практик өлешкә кертелде, анысын барысы да уңышлы тапшырды. Имтихан кабул итү үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына ия булу өчен әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче мәгариф учреждениесе вәкилләре катнашында узды. Кабат имтихан кимендә җиде көннән соң булачак. Имтиханнарны уңышлы тапшырган студентлар тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Д.Ю.Кудряшов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат шәһәре һәм Нурлат муниципаль районы бүлеге башлыгы.