Әлки муниципаль районында "Трактор-Тагылма" операциясе уза

2019 елның 21 июне, җомга

3 июньнән 17 июньгә кадәр Әлки муниципаль районында "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе кысаларында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә профилактик рейдлар үткәрелә. Ике атна дәвамында район юлларында 4 профилактик рейд үткәрелде. Барлыгы 24 берәмлек үзйөрешле техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозу нәтиҗәләре буенча административ чаралар күрелде.

 

А.Н.Петухов – Әлки муниципаль районының дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International