Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә 2019 елның 27 июнендә дәүләт хезмәткәрләре квалификация имтиханын тапшырды. Идарә башлыгы урынбасары Мөнир Халиков рәислегендәге комиссия дәүләт хезмәткәрләренең белемен, күнекмәләрен һәм осталыкларын бәяләп, алар класс чиннарына лаек, дигән карарга килде.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2018 елның 7 декабрендәге 01-05/333-пр номерлы боерыгы һәм 2019 елда сәнәгать предприятиеләрендә еллык техник карау уздыру графигы нигезендә 2019 елның 27 июнендә "Россия тимер юллары" ААҖнең ПМС-109 структур бүлекчәсендә тракторларга һәм юл-төзелеш техникасына техник карау уздырылды.
26 июньдә "Аксубай универсаль технологияләр техникумы" ДБҺБУ базасында "В", "С" категорияләре буенча тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды, сынауга 21 кеше кертелергә тиеш иде.
2019 елга эш планы нигезендә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы боерыгы нигезендә 2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр Саба районы территориясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе һәм участоктагы вәкаләтле полиция вәкиле белән берлектә "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе үткәрелә.
2019 елның 26 июнендә ТР армиясенә, авиациясенә һәм флотына ирекле ярдәм итү җәмгыяте иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Алексеевск бүлегендә "А1" категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды. Сынау бирергә тиешле 10 укучы арасыннан имтиханга 7се кертелде.
2019 елның 3-27 июнь көннәрендә профилактик операцияне гамәлгә ашыру кысаларында районда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре һәм Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы белән үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне гамәлгә ашыру буенча уртак рейдлар оештырылды.
2019 елның 24 июнендә "Туган Як" ҖЧҖдә ашлык җыю комбайннарына техник карау үткәрелде. Тикшерү барышында 3 берәмлек техника күрсәтелде, барлык комбайннар да яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте һәм техник карауны уңышлы узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Трактор-Тагылма 2019" профилактик операциясен үткәрү турында" 2019 елның 29 маендагы 01-05/116-пр номерлы боерыгы нигезендә Зәй муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.Г.Гончаров катнашында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең мобиль төркеме тарафыннан уртак рейд уздырылды.
2019 елның июнь ае ахырында "Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәге" ӨҺБ ХМУ базасында "С" категориясендәге тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу хокукына имтиханнар үткәрелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының "Трактор-Тагылма" профилактик операциясен уздыру турындагы боерыгы нигезендә 2019 елның 26 июнендә Кайбыч муниципаль районында Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары дәүләт техник күзәтчелек бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторлары И.Ф.Солтанбәков һәм М.Н.Серебряков уртак рейд үткәрде.