2019 елга эш планы нигезендә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы боерыгы нигезендә 2019 елның 3 июненнән 28 июненә кадәр Саба районы территориясендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе һәм участоктагы вәкаләтле полиция вәкиле белән берлектә "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе үткәрелә. Операция вакытында үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышы, файдалануга рөхсәткә ия булу-булмавы, шоферның тракторчы-машинист таныклыгы тикшерелә.
Р.Р.Харисов – бүлек башлыгы – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.