2019 елның июнь ае ахырында "Кадрлар әзерләү буенча төбәк укыту үзәге" ӨҺБ ХМУ базасында "С" категориясендәге тракторчы-машина йөртүче таныклыгы алу хокукына имтиханнар үткәрелде. Имтиханнар 4 этапта үткәрелде: үзйөрешле машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү, машиналарны һәм җайланмаларны эксплуатацияләү, юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре буенча һәм машина йөртү, машиналарны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча гамәли күнекмәләрне үз эченә алган комплекслы этап. Имтиханга барлыгы 19 кеше кертелде, шулардан 17се сынауны уңышлы тапшырды.
Кабат имтихан җиде көннән соң булачак.
Р. Р. Мөниров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы бүлеге башлыгы.