Кайбыч муниципаль районында – "Трактор-Тагылма" профилактик операциясе

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгының "Трактор-Тагылма" профилактик операциясен уздыру турындагы боерыгы нигезендә 2019 елның 26 июнендә Кайбыч муниципаль районында Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары дәүләт техник күзәтчелек бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторлары И.Ф.Солтанбәков һәм М.Н.Серебряков уртак рейд үткәрде. Рейд барышында 10 берәмлек үзйөрешле һәм тагылма техника тикшерелде. Ачыкланган хокук бозулар: ГОСТу Р 50577-93 -1 таләпләре буенча куелмаган теркәлү билгесе белән үзйөрешле техниканы файдаланган өчен административ хокук бозу турында 1 карар, мәҗбүри гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү полисыннан башка йөрткән өчен 1 карар чыгарылды.

 

М.Н.Серебряков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлеге башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International