26 июньдә "Аксубай универсаль технологияләр техникумы" ДБҺБУ базасында "В", "С" категорияләре буенча тракторчы-машинист таныклыгы алу хокукына имтиханнар узды, сынауга 21 кеше кертелергә тиеш иде. Имтиханга 16 кеше килде, шулар арасыннан теория өлешен беренче мәртәбәдән үк 10 кеше тапшырды һәм гамәли өлешкә кертелде, анысын да уңышлы тапшырдылар. Имтиханны уңышлы тапшырган курсантлар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Тапшырмаган кешеләр өчен имтиханны 7 көннән соң кабат тапшыру мөмкин булачак.
И.М.Бикмөхәммәтов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге башлыгы.