Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең "Трактор-Тагылма 2019" профилактик операциясен үткәрү турында" 2019 елның 29 маендагы 01-05/116-пр номерлы боерыгы нигезендә Зәй муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы В.Г.Гончаров катнашында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең мобиль төркеме тарафыннан уртак рейд уздырылды. Рейд барышында теркәлү документларына, тиешле категория белән тракторчы-машинист таныклыгы, техник карау узу турында таныклык булу-булмауга аерым игътибар бирелде. 12 трактор һәм тагылма тикшерелде, административ хокук бозу турында 3 беркетмә төзелде.
В.Г.Гончаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлеге башлыгы.