"Алексеевск ДОСААФ" – имтиханнар

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 26 июнендә ТР армиясенә, авиациясенә һәм флотына ирекле ярдәм итү җәмгыяте иҗтимагый дәүләт берләшмәсенең Алексеевск бүлегендә "А1" категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы алуга квалификация имтиханнары узды. Сынау бирергә тиешле 10 укучы арасыннан имтиханга 7се кертелде.

       Барлык укучылар да яхшы белем дәрәҗәсен күрсәтте һәм имтиханның теория һәм практик өлешен уңышлы тапшырды. Аларга "АІ" категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы биреләчәк.

 

Фәнис Бакиров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International