Актаныш муниципаль районында "Трактор-2019" профилактик операциясе йомгаклары

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 3-27 июнь көннәрендә профилактик операцияне гамәлгә ашыру кысаларында районда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре һәм Минзәлә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы белән үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны куркынычсыз эксплуатацияләүне гамәлгә ашыру буенча уртак рейдлар оештырылды. Авыл җирлекләре территорияләрен тикшерү барышында терлек азыгы әзерләүдә эшләүче авыл хуҗалыгы техникасы сайлап алынды. Барлыгы 40 берәмлек техника тикшерелде. Ачыкланган бозулар буенча административ йогынты чаралары күрелде. Техниканың куркынычсыз эксплуатацияләү чаралары белән тәэмин ителмәве, кирәкле техник документациянең булмавы төп җитешсезлекләр булып тора. Шулай ук гомуми файдаланудагы юллар буйлап габаритсыз техника хәрәкәтен оештыруга да игътибар юнәлтелде.

И.М.Хәкимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International