Аттестацияләү комиссиясе утырышы

2019 елның 28 июне, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә 2019 елның 27 июнендә дәүләт хезмәткәрләре квалификация имтиханын тапшырды. Идарә башлыгы урынбасары Мөнир Халиков рәислегендәге комиссия дәүләт хезмәткәрләренең белемен, күнекмәләрен һәм осталыкларын бәяләп, алар класс чиннарына лаек, дигән карарга килде. 

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары, "Спорткультавтотовары" АҖ генераль директоры Мөнир Гафиятуллин, кафедра мөдире, "Техносфера куркынычсызлыгы" кафедрасы доценты Илнар Гаязиев, "Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты" өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе юристы Андрей Выжлов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International