2019 елның 22 августында "ЦПК-Татнефть" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесенең Алабуга филиалы автомәктәбе базасында "АІ" категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
Буа муниципаль районындагы икмәк кырларын караганда рус поэзиясенең атаклы классигы Н.А. Некрасов шигырендә язылганча: "Авылда урак тулы кызган мәлдә..." юллары искә төшә, биредә туры мәгънәсендә кызу урак өсте бара.
Биектау районы территориясендә ашлык җыю комбайннарын куркынычсыз эксплуатацияләү максатларында "Комбайн" операциясе бара, юридик затларда һәм физик затларда булган комбайннар тикшерелә.
2019 елның 21 августында Әгерҗе муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе инспекторы К.В.Гыймазов ЮХИДИ инспекторы А.А.Әхмәтшин белән берлектә рейд үткәрде.
21 августта Әтнә муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әтнә һәм Арча районнары буенча инженер-инспекторлары Р.К.Сабиров һәм Г.Г.Касыймов "Комбайн" профилактик операциясе кысаларында уртак рейд үткәрде.
2019 елның 20 августыннан 21 августына кадәр Зәй муниципаль районы агрофирмалары бүлекчәләрендә чөгендер җыю техникасына еллык техник карау уздырылды.
20 август көнне Кукмараның Манзарас урта мәктәбе базасында стратегик сессия узды, анда районнан 35 эшкуар һәм 7 үзмәшгуль кеше чакырылган иде. Сессия эшендә район башлыгы Сергей Димитриев катнашты.
2019 елның 20 августында "Су транспорты мәктәбе" ҖЧҖ һәм "Ягуарр" автомәктәбе" ӨҺБ ХМУ базасында "А1" категориясендәге үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгы алу буенча сынау тапшыруга 27 кеше кертелде.
2019 елның 5 августыннан 30 августына кадәр шартлы рәвештә "Комбайн операциясе" исеме астында үзара тикшерү буенча уртак рейдлар уза. Дәүләт техник күзәтчелек инспекциясе аны комбайннарның куркынычсыз эксплуатацияләү, мөлкәтне, әйләнә-тирә мохитне саклау, травматизмны киметү, хокук бозуларга каршы көрәшне көчәйтү буенча дәүләт күзәтчелеге функцияләрен гамәлгә ашыру максатларында уздыра.
2019 елның 16 августында Спас муниципаль районында, "Комбайн" операциясе кысаларында, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейд үткәрелде.