Кукмара муниципаль районында стратегик сессия

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

20 август көнне Кукмараның Манзарас урта мәктәбе базасында стратегик сессия узды, анда районнан 35 эшкуар һәм 7 үзмәшгуль кеше чакырылган иде. Сессия эшендә район башлыгы Сергей Димитриев катнашты. Катнашучылар бизнес өлкәсе төркемнәренә бүленде: төзелеш, үзмәшгульлек, авыл хуҗалыгы, җитештерү, сәүдә һәм хезмәт күрсәтүләр. Һәр төркемдә хакимият органнары һәм контроль-күзәтчелек органнары вәкилләре булды, алар составында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Алмаз Вәлиев тә бар иде. Башта эшкуарлар "түгәрәк өстәлләр" артында өлкәдә эшләү өчен уңайлырак булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикер алышты, ә аннары бизнес-климатны яхшырту буенча "баш мие штурмы" нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Стратегик сессия муниципаль районнарда эшлекле активлыкка идарә итүнең республика системасын гамәлгә кертү кысаларында уздырылды. Проектны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлык советы гамәлгә ашыра. Очрашуда эшкуарлардан яңгыраган барлык тәкъдимнәре киләсе елга районның "юл картасы"на кертеләчәк. 

           

А.Х.Вәлиев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International