2019 елның 16 августында Спас муниципаль районында, "Комбайн" операциясе кысаларында, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән уртак рейд үткәрелде. Рейд барышында 6 берәмлек күзәтчелек техникасы тикшерелде, аларның берсе билгеләнгән таләпләрне бозып эксплуатацияләнә иде, аның йөртүчесенә административ хокук бозу турында беркетмә төзелде.
И.Ф.Батыршин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Болгар шәһәре һәм Спас районы бүлеге башлыгы.
