Зәй муниципаль районында чөгендер җыю техникасына еллык техник карау уздырылды

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 20 августыннан 21 августына кадәр Зәй муниципаль районы агрофирмалары бүлекчәләрендә чөгендер җыю техникасына еллык техник карау уздырылды. Техниканы тикшергәндә руль идарәсе һәм тормоз системасы, ут һәм тавыш сигнализациясе төзеклегенә, шиннар торышына, тизлек күчергәндә двигательне эшләтеп җибәрүнең блокировкасына, агрегатларның номерларының тәкъдим ителгән документларда күрсәтелгән белешмәләргә туры килүенә, тракторчы-машинист таныклыгы булуга, медицина аптечкалары һәм ут сүндергечләре белән комплектлауга аерым игътибар бирелде.

Чөгендер җыю техникасына техник карауга тәкъдим ителгән 19 берәмлекнең барысына да техник карау узу турында таныклык бирелде.

 

 

В.Г.Гончаров – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International