2019 елның 4 сентябрендә Тәтеш муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Сергей Балантаев, районның авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булды, аның барышында машина-трактор паркларының, ремонт остаханәләренең торышына игътибар бирелде.
2019 елның 4 сентябреннән 5 сентябренә кадәр "Ак Барс" МТК" ҖЧҖендә чөгендер җыю техникасына техник карау уздырылды.
Ашлык җыю комбайннарына техник караулар уздыру сроклары төгәлләнүгә бәйле рәвештә, аларны үткәрүнең сыйфатын һәм тулылыгын, урып-җыю техникасының сакланышын һәм куркынычсыз эксплуатацияләнүен тикшерү максатларында, урып-җыю эшләре вакытында шартлы рәвештә "Комбайн операциясе" дип исемләнгән уртак рейдлар үткәрелде.
2019 елның 5 сентябрендә "Прогресс" өстәмә һөнәри белем бирүче хосусый мәгариф учреждениесе һәм "Перспектива-Казань" ҖЧҖ автомәктәпләре базасында "В", "С", "Д", "Е" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.
2019 елның 4 сентябрендә Аксубай муниципаль районында "Аксу Агро" А/Ф ҖЧҖ караган 5 шикәр чөгендере җыю комбайнына техник карау уздырылды.
Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә идарә җитәкчесе Радик Зыятдинов рәислегендә киңәшмә узды.
2019 елның 3 сентябрендә "АвтоТехКазань" ҖЧҖ һәм "РИАН" үзәге ҖЧҖ автомәктәпләре базасында "А1", "С", "Е" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгы алуга сынау тапшыру өчен 29 кеше кертелде.
"Россиянең хәрби дан көннәре (җиңү көннәре) турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 2005 елның 21 июлендәге 98-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 3 сентябрь истәлекле дата – Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләнгән.
Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентларын һәм укытучыларын яңа уку елы башлану белән котлады.
2019 елның 2 сентябрендә "Алексеевск аграр көллияте" ДАҺБУ 2 номерлы Яңа Чишмә филиалында Белем көне узды.