Казан шәһәрендә "АвтоТехКазань" ҖЧҖ автомәктәбендә һәм "РИАН" үзәге ҖЧҖдә имтиханнар узды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 3 сентябрендә "АвтоТехКазань" ҖЧҖ һәм "РИАН" үзәге ҖЧҖ автомәктәпләре базасында "А1", "С", "Е" категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды, тракторчы-машинист таныклыгы алуга сынау тапшыру өчен 29 кеше кертелде. Алар арасыннан 21 кеше теория өлешен уңышлы тапшырды һәм имтиханның практик өлешенә кертелде, 20 студент аны уңышлы тапшырды. Кабат имтихан 7 көннән соң булачак.

М.Р.Әхмәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International