2019 елның 2 сентябрендә "Алексеевск аграр көллияте" ДАҺБУ 2 номерлы Яңа Чишмә филиалында Белем көне узды. Яңа уку елы башлану уңаеннан оештырылган тантаналы линейкада студентларны уку йорты директоры Ф.М.Кәбиров һәм көллият укытучылары җылы котлады. Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлеге башлыгы Р.В.Хисмәтуллин "Закорма" ҖЧҖдә эш практикасы һәм җәйге каникул вакытында эшләгән студентларга Яңа Чишмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең Рәхмәт хатларын тапшырды һәм барлык студентларга яңа уку елында уңышлар теләде.
Рәис Хисмәтуллин – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.