2019 елның 4 сентябреннән 5 сентябренә кадәр "Ак Барс" МТК" ҖЧҖендә чөгендер җыю техникасына техник карау уздырылды. Хуҗалыкта 24 берәмлек чөгендер җыю техникасы бар, шуларның 4се – EURO-MAUS маркалы чөгендер төягеч. Һәр техникага икешәр механизатор беркетелгән. Тикшерү барышында тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары тикшерелде. Барлык техника янгын сүндерү чаралары, шулай ук медицина аптечкалары белән җиһазландырылган. Техниканың әзерлеге – югары дәрәҗәдә. Техник карау нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Ирек Солтанбәков – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.