Аттракционнарның техник торышын бәяләү: Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә киңәшмә узды

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә идарә җитәкчесе Радик Зыятдинов рәислегендә "Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында" Федераль законның 26.3 статьясына һәм "Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда юридик затларның һәм шәхси эшкуарларның хокукларын яклау турында" Федераль законның 13.2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында" 2018 елның 29 июлендәге 245-ФЗ номерлы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек итү бүлеге башлыгы Алмаз Вәлиәхмәтов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы Наталья Казанцева, икътисадны дәүләт хокукы һәм норматив җайга салу секторы мөдире Гадел Кашапов, идарә җитәкчесе урынбасары Мөнир Халиков, оештыру-хокук эше бүлеге җитәкчесе Ольга Камалиева катнашты.

Татарстан Республикасында аттракционнарның ярашлы булу-булмавын бәяләү (аттракционнарны техник таныклау) мәсьәләсе фикер алышу темасына әверелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International