Ашлык җыю комбайннарына техник караулар уздыру сроклары төгәлләнүгә бәйле рәвештә, аларны үткәрүнең сыйфатын һәм тулылыгын, урып-җыю техникасының сакланышын һәм куркынычсыз эксплуатацияләнүен тикшерү максатларында, урып-җыю эшләре вакытында шартлы рәвештә "Комбайн операциясе" дип исемләнгән уртак рейдлар үткәрелде. 2019 елның 4 сентябрендә Мамадыш һәм Алабуга муниципаль районнары кырларында ашлык җыю комбайннарына сайланма уртак тикшерүләр уздырылды. Дәүләт теркәвенә кую билгесе булу-булмавына, теркәлү турында таныклыкка, рөхсәт категориясе булган тракторчы-машинист таныклыгына, техник карау узу турында таныклыкка; ут сүндергечләргә, аптечка, сулы фляга, көрәк, лом, сәнәк, киез кебек кирәк-яраклар белән тупланышка; тавыш һәм яктырту приборларының төзеклегенә; чисталыкка, ягулык, май аккан урыннарның булмавына; двигательләр торышына һәм техник хезмәт күрсәтүнең уздырылуына махсус игътибар бирелде. Ачыкланган бозулар буенча хуҗалыкларның вазыйфаи затларына 2 күрсәтмә бирелде, ачыкланган бозуларны бетерүнең конкрет срокларын күрсәтеп, 1 административ беркетмә төзелде.
Илнур Сафин – Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.