2019 елның 4 сентябрендә Тәтеш муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге башлыгы Сергей Балантаев, районның авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә булды, аның барышында машина-трактор паркларының, ремонт остаханәләренең торышына игътибар бирелде. Предприятие җитәкчеләре белән очрашуда техниканы саклауга кую темасы да күтәрелде. Кырда комбайнчылар белән комбайннарны куркынычсыз эксплуатацияләү һәм хезмәтне саклау буенча әңгәмәләр үткәрелде.
Сергей Балантаев – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.