Экстремизмга – Юк!

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

"Россиянең хәрби дан көннәре (җиңү көннәре) турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында" 2005 елның 21 июлендәге 98-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 3 сентябрь истәлекле дата – Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләнгән.

Татарстан Республикасы территориясендә 2019 елның 1-30 сентябрендә "Экстремизмга – Юк" айлыгы игълан ителде. Бу көнне россиялеләр террорчылар кулыннан һәлак булган кешеләрне, шулай ук хезмәт бурычын үтәгән вакытта һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен ачынып искә ала. Безнең илдә 3 сентябрьгә бәйле фаҗигале дата 2004 елның 1 сентябреннән 3 сентябренә кадәр Бесланда булып узган коточкыч вакыйгалар белән тыгыз бәйләнгән.

Безнең илдә мондый истәлекле датаны булдыру Россиянең бөтен территориясендә каты террорчылык актларының очраклы корбаны булган гаепсез кешеләрнең истәлеген мәңгеләштерү юлында мөһим адым булды. Бу көн дәүләтнең һәм җәмгыятьнең уртак дошманга каршы көрәштә берләшүен символлаштыруга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International