Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында – Белем көне

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы студентларын һәм укытучыларын яңа уку елы башлану белән котлады.

Үзенең сәламләү чыгышында Радик Зыятдинов беренче курс укучыларын республиканың агросәнәгать комплексы торышы белән таныштырды. Аннары ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан яшь белгечләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде. Һәм, традиция буенча, узган уку елы нәтиҗәләре буенча техникум хезмәткәрләренә мактау грамоталары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International