2020 елның 24 сентябрендә вәкаләтләр һәм 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы федераль законны үтәү һәм авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга кую буенча ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «Эталон-Агро» ҖЧҖ, «Цильна» ҖЧҖ хуҗалыкларында, шулай ук «Ак Барс Чүпрәле» ҖЧҖенә керә торган «Матак», «Шланга», «Яңа Чукалы» филиалларында машина-трактор паркларында консультацияләр бирелде.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, 2020 елның 25 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегендә башлык урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итте.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Нурлат муниципаль районы бүлеге эксплуатация барышында күзәтчелек техникасын даими рәвештә тикшереп тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Аксубай муниципаль районы бүлеге тарафыннан, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре белән берлектә, консультатив ярдәм күрсәтү максатларында, техниканы озак вакытлы саклауга кую һәм ремонт эшчәнлеген оештыру буенча авыл хуҗалыгы оешмаларына сәфәрләр оештырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юллама белән мөрәҗәгать итте.
Бүген, ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, Анисимов Павел Викторович Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов кулыннан истәлекле бүләк алды.
Теләче районы территориясендә хокук бозуларны профилактикалау буенча еш кына чаралар уза. Шул ук вакытта үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны эксплуатацияләүче затларда тракторчы-машинист таныклыклары, теркәлү документлары, техник карау уздыру турында таныклыклар һәм башкалар тикшерелә.
2020 елның 22 сентябрендә «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А. Попов тарафыннан «АІ, В, С, D, Е, F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.
2020 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Радик Зыятдинов Яңа Чишмә муниципаль районы Зирекле авылында яшәүче Шакирова Мөнирә Фәрид кызын котлады һәм истәлекле бүләк тапшырды.
КФХ башлыгы Мөнирә Шакирова ТАССР төзелүнең 100 еллыгы елында Татарстан Республикасы территориясендә техник күзәтчелек органнарына карый торган үзйөрешле техниканы теркәткән беренче кеше булган. Тантанада Зирекле авыл җирлеге башлыгы Җәлил Гайфетдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлеге башлыгы Рәис Хисмәтуллин, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Зирекле лицее директоры Айрат Хәммәтвәлиев катнашты.
25 сентябрьдә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегендә ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары Мөнир Халиков гражданнарны шәхсән кабул итәчәк.