Техник тикшерүләр уздыру графигы нигезендә Урмандәй, Саурыш, Иске Илтерәк, Емелькино авыл җирлекләрендә шәхси хуҗаларда булган үзйөрешле техникага ел саен уздырыла торган техник тикшерүләр уздырылды. Техник тикшерү барышында машиналарның техник куркынычсызлык таләпләренә җавап бирүенә: тормозларның, руль системасының, яктырту җайланмаларының, хәрәкәт итү өлешенең, тавыш сигналының, тагылманың иминият ялганышлары төзек булуына, шулай ук машинаның теркәлү белешмәләренә туры килүенә, йөртүчедә тиешле категория буенча тракторчы-машина йөртүче таныклыгы булу-булмавына махсус игътибар бирелә. Оешмаганлык аркасында, ике авылда техниканы әзерләү һәм техник карауга тәкъдим итү өчен өстәмә вакыт билгеләнде. Шәхси затларда булган тракторларга техник тикшерүләр 2021 елның май ае азагына кадәр дәвам иттереләчәк.
Илдар Бикмөхәммәтов – ТР Аксубай муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.