2021 елның 5 маенда Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге тарафыннан Казан шәһәренең «Шәһәрне төзекләндерү» унитар предприятиесендәге техникага ел саен уздырыла торган техник карау үткәрелде. Техниканы тикшерү вакытында тормоз системасын, руль идарәсен, тышкы яктылык приборларын, пыяла чистарткычларны һәм пыяла юдырткычларны, тәгәрмәчләрне, шиннарны һәм чылбырларны, двигательләр торышын һәм конструкциянең башка элементларын тикшерүгә аерым игътибар бирелде. Техник карауга тәкъдим ителгән 41 берәмлек техника арасыннан 36 берәмлегенә техник карау узу турында таныклыклар бирелде. Техник тикшерүне уза алмаган техникаларга актлар төзелде