Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре

2021 елның 7 мае, җомга

2021 елның 6 маенда, Кайбыч районы кырларын очкыч ярдәмендә карап чыкканнан соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Олы Подберезье авылы янындагы кырда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Альберт Рәхмәтуллин Президентка чәчү эшләренең барышы, районның авыл хуҗалыгы тармагын үстерү турында мәгълүмат бирде, район территориясендә М-12 автомагистрален төзүдә ярдәм сорады, дәүләт программаларын гамәлгә ашыруда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде. Рөстәм Миңнеханов терлекчелек үсеше, чәчү компаниясе барышы белән кызыксынды һәм кырларның торышын уңай бәяләде. Марат Җәббаров сөт һәм ит җитештерүне үстерүгә, агросәнәгать комплексына грант ярдәме күрсәтүгә игътибар итте.

Киңәшмәдән соң районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырган күргәзмә белән таныштылар, шулай ук «Җирдән файдалану һәм авыл көнкүреше музее»нда булдылар.

 

М.Н. Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International