Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлегендә «МПК» ҖЧҖ караган 21 берәмлек үзйөрешле машина һәм тагылма теркәлгән. РФ Хөкүмәтенең «Үзйөрешле машиналарны һәм техниканың башка төрләрен техник карау турында» 2013 елның 13 ноябрендәге 1013 номерлы карары (2020 елның 26 октябрендәге редакциядә) нигезендә машиналар ел саен техник тикшерү узарга тиеш.http://www.consultant.ru/document/cons_doc_LAW_154446/ Техниканы техник тикшерү өчен бирмәү сәбәпле оешманың вазыйфаи затына күрсәтмә бирелде. Күрсәтмәнең вакыты бетү һәм андагы йөкләмәләрнең үтәлмәве сәбәпле, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженеры тарафыннан оешманың вазыйфаи затына беркетмә төзелде. Оешманың юридик адресы үзгәрүгә бәйле рәвештә, беркетмә Мәскәү шәһәре җәмәгать судына җибәрелде.
Р.М.Гыйльманов – Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.