2021 елның 12 маенда Арча агросәнәгать һөнәр көллиятендә «В», «С» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды. Имтиханнарга 32 кеше кертелде, 4 студент имтиханның теоретик өлеше буенча канәгатьләндерерлек билге ала алмады.
Сынауны уңышлы тапшырган студентлар якын көннәрдә тракторчы-машинист таныклыклары алачак. Бирә алмаганнар өчен кабат сынау 7 көннән соң булачак.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.