2021 елның 11 маенда Спас муниципаль районы, Вожи авыл җирлегендә үзйөрешле һәм тагылма техникага чираттагы техник карау уздырылды. Тикшерүгә 15 берәмлек техника күрсәтелде. Алар арасыннан 14 берәилеге тикшерүне уңышлы узды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары, ОСАГО полислары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.
И.Ф. Батыршин – Болгар шәһәре һәм Спас муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.