29 апрель көнне «Тататавтодор» җәмгыятенең Буа филиалындагы «Дрожжановский» юл-ремонт төзелеш идарәсендәге техникага техник карау үткәрелде. Техник карауга 24 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән иде. Техник карау вакытында юлда куркынычсызлык тәэмин итүче төеннәр һәм механизмнар тикшерелде, тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары, йөрү системасы, махсус ут приборларының (яктылык маякчыкларының) төзеклеге һәм конструкциянең башка элементлары тикшерелде. Тикшерү үткәргәндә үзйөрешле машиналарга диагностика ясау өчен «ОХТА 01Д» приборы кулланылды. Шулай ук үзйөрешле машиналарның янгын сүндергечләр, медицина аптечкасы, аварияле тукталыш тамгасы, тәгәр китүгә каршы терәкләр белән тәэмин ителеш тә тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә анализ ясалды. Автомобиль юлларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү вакытында юл-төзелеш техникасын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. 23 берәмлек техникага техник карауны уңышлы узды, куркынычсызлык таләпләренә туры килмәү сәбәпле, бер берәмлеккә техник карау акты рәсмиләштерелде.
Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.