Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе коллективы исеменнән һәм шәхсән үзем Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы белән тәбрик итәм!
Безнең тырыш халык фашизмны Җиңеп чыгуга үзеннән бәяләп бетергесез өлеш кертте. Илебезнең батырлык даны турындагы елъязмасына Сезнең һәркайсыгыз шәхси сәхифәсен теркәде. Коточкыч һәм канкойгыч каршылыкларны үтеп, дошманны җиңә алу ышанычын саклап кала алдыгыз.
Үзегезне үзегез аямыйча, Ватанны яклау юлында башкарган олы хезмәтегез безгә тыныч тормыш бүләк итте һәм газиз туган җиребездә эшләп, аны алга таба үстерү өчен хәлдән килгәнчә тырышлык күрсәтү мөмкинлеген бирде. Әлеге мөмкинлек өчен рәхмәтлебез Сезгә һәм, Бөек Ватан сугышы кырларында ятып калган батырларыбызны искә алып, баш иябез. Тыныч күк йөзебез өчен рәхмәт Сезгә!
Чын йөрәктән Бөек Җиңү көне белән Сезне! Һәр гаиләдә бәхет, тынычлык һәм иминлек яшәсен, һәр гаиләдә шатлык һәм муллык булсын!
Ихтирам белән,
Татарстан Республикасы
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Р.Р.Зыятдинов