ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 31 мартында Спас муниципаль районының «ВЗП «БУЛГАР» ААҖ оешмасында үзйөрешле һәм тагылма техникага чираттагы техник тикшерү уздырылды.

29 мартта «П.В. Дементьев исемендәге агрофирма» ҖЧҖ Дуваново филиалы базасында техниканы 2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча семинар-уку узды. Семинар Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә узды.

Яңа норматив документларны аңлату һәм Татарстан Республикасы эшкуарларына практик ярдәм күрсәтү максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе аттракционнарны имин эксплуатацияләү буенча семинар-киңәшмә үткәрә.


31
март, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 31 мартында «АгроАктив» АХП ҖЧҖ базасында Апас муниципаль районы башлыгы Р.Ф. Хисаметдинов, идарә башлыгы Р.Р.Гыйсмәтов һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә үткәрде.

2021 елның 29 мартында «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «С», «D» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды.

Югары Ослан муниципаль районында район башлыгы Зыятдинов Марат Галимҗан улы җитәкчелегендә «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе узды.


30
март, 2021 ел
сишәмбе

Мөслим районында тракторларны һәм аларның тагылмаларын тикшерү дәвам итә. 29 март көнне  «Август-Мөслим» җәмгыятендә Мөслим районының агросәнәгать комплексына чираттагы техник тикшерү уздырылды.

2021 елның 30 мартында «Бөгелмә аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре бүлеге дәүләт инженеры-инспекторы С.А.Попов «АI, В, С, D, Е,» категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте.

«Татнефть» кадрларны үзгәртеп әзерләү үзәге хосусый белем бирү учреждениесенең Лениногорск филиалы юлсыз урыннардан җилдерүче мототранспорт чараларын йөртүчеләрне әзерләп чыгарды.

2021 елның 29 мартында Ютазы муниципаль районында Тукай исемендәге ҖЧҖ хуҗалыгында тракторларга һәм тагылмаларга күрсәтмә техник тикшерү үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International