Кайбыч муниципаль районы хуҗалыкларында авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куела

2021 елның 12 ноябре, җомга

Хуҗалыкларда техниканы кышкы саклауга кую эше дәвам итә. Шуңа бәйле рәвештә, 10 ноябрьдә Кайбыч муниципаль районында дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе М.Н. Серебряков, районның авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә авыл хуҗалыгы техникасының торышын тикшерде.

Авыл хуҗалыгы техникасының һәм машиналарының күпчелек төрләре сезонлы эшләр тәмамлангач дөрес саклауга мохтаҗ. Кышын техниканы саклау кагыйдәләрен үтәү киләсе авыл хуҗалыгы сезонында язгы кыр эшләренә керешергә һәм техниканы мөмкин кадәр нәтиҗәле эксплуатацияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Эштән бушаган барлык техника саклау урынына китерелергә, пычрактан һәм урак калдыкларыннан чистартылырга тиеш. Тикшерү йомгаклары буенча КФХ җитәкчеләренә һәм хуҗалыклардагы баш инженерларга кыска срок эчендә авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую, аларга ремонт уздыру һәм техник хезмәт күрсәтү эшләрен оештыру бурычлары куелды. 

 

М.Н.Серебряков – Кайбыч муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International