Баулы районында авыл хуҗалыгы техникасының кышын саклауга әзер булу дәрәҗәсе тикшерелде

2021 елның 12 ноябре, җомга

11 ноябрьдә ТР Баулы муниципаль районында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында тикшерү булды. «Кызыл Яр» ҖЧҖ, «Бәкер» КФХ, «Миңнуллин» КФХ, «Николашкино» ҖЧҖ, «Исламгалиевлар» КФХ, «Берлек» ҖЧҖ һәм «Березовские зори» ҖЧҖ хуҗалыклары авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонт сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында уздырылачак конкурска әзер булуларын күрсәтте.

Р.М. Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International