17 февральдә «Профресурс» югары һөнәри белем бирү үзәгендә һәм «ЦПК-ТН» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесендә дәүләт инженер-инспекторы Р.М. Мөхәммәтҗанов тарафыннан, РФ Хөкүмәтенең 1999 елның 12 июлендәге «Үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә һәм тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 796 номерлы карары нигезендә, АI категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар үткәрелде.
Имтиханнарга барлыгы 11 кеше кертелде, барысы да АI категориясендәге үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына теоретик һәм практик имтиханнарны уңышлы тапшырды, аларга дәүләт техник күзәтчелек органы тарафыннан имтихан тапшыру урыны буенча тракторчы-машинист (тракторчы) таныклыклары биреләчәк.
Р.М. Мөхәммәтҗанов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Баулы шәһәре һәм Баулы муниципаль районы инспекторы.