ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы бүлегендә гражданнар кабул ителәчәк

2021 елның 12 ноябре, җомга

2021 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов Мамадыш шәһәре һәм Мамадыш муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә гражданнарны кабул итәчәк. Гражданнарны кабул итү 09.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак:  

Мамадыш шәһәре, Толстой урамы, 23.

Гражданнарны кабул итү турындагы мәгълүматны (843) 221-77-85, (85563)3-35-89 телефоннары буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International