Техниканы кышкы саклауга кую конкурсы

2021 елның 17 ноябре, чәршәмбе

Быелның 16 ноябрендә Әгерҗе муниципаль районында, 2021 елның 1 ноябрендәге 299/2-пр номерлы боерык нигезендә, техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын техниканы ремонтлауга әзерләү буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында арасында конкурс үткәрелде. Министрлыкның мобилизацияле әзерлек һәм гадәттән тыш хәлләр секторы мөдире А. Р.Сәлахов җитәкчелегендәге комиссия машина-трактор паркларының торышын бәяләде. Комиссия эшендә Әгерҗе районы башлыгы урынбасары И.И. Җамалиев, Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе районы бүлеге җитәкчесе К.В.Гыймазов, шулай ук районның АСК җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

    

Камил Гыймазов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әгерҗе шәһәре һәм Әгерҗе муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International