Лаеш муниципаль районының агросәнәгать комплексы оешмалары арасында конкурс узды

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Бүген Лаеш муниципаль районы территориясендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Радик Зыятдинов рәислегендә авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркын ремонтлау сезонына әзерләү буенча агросәнәгать комплексы хуҗалыклары арасында тикшерү үткәрелде. Тикшерү барышында Зарипов, Гинсбург крестьян-фермер хуҗалыклары, «Среднее Девятово» ҖЧҖ, «Березовка» ҖЧҖ, Вафин крестьян-фермер хуҗалыгы, «Нармонка агрофирмасы» ҖЧҖ, «Атабай агрофирмасы» ҖЧҖ, «Волжская» ҖЧҖ хуҗалыклары каралды. Конкурс азагында техниканы кышкы саклауга кую буенча яхшы башкарылган эшләр өчен Гинсбург, Вафин крестьян-фермер хуҗалыкларына, «Нармонка агрофирмасы» ҖЧҖ яхшы бәя бирелде.

Р.А.Гәрәев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International