2021 елның 10 ноябрендә Әлки муниципаль районында кагыйдә бозып эксплуатацияләнә торган техниканы ачыклау буенча профилактик чаралар үткәрелде. Еллык техник карау уздырмыйча гына, тракторчы таныклыгыннан һәм тиешле документлардан башка, техник яктан төзек булмаган транспорт чараларына игътибар ителде. Чаралар барышында 8 берәмлек техника тикшерелде, 9.3 ст. буенча, техниканы еллык техник караусыз эксплуатацияләгән өчен, 1 материал төзелде.
А.Н. Петухов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.