Алексеевск аграр көллиятендә имтиханнар булып узды

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

2020 елның 12 ноябрендә «Алексеевск аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә «В», «С», «D» категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификация имтиханнары узды. 38 укучы арасыннан 28е имтиханга кертелде. Имтиханнарның теоретик һәм практик өлешен 26 укучы уңышлы тапшырды. Җиде көннән соң имтиханны яңадан биреп карау мөмкин булачак.

Фәнис Бакиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Алексеевск муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International