ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерү графигы нигезендә Арча муниципаль районының агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздыру эше дәвам итә.

2021 елның 9 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан «РАССВЕТ» ҖЧҖ хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.


9
апрель, 2021 ел
җомга

Хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары И.Х. Габбасов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының орлыкчылык һәм химияләштерү секторы мөдире Р.М. Ногуманов, Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.М.Гатиятов, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Г.Г. Касыймов, Арча районы авыл хуҗалыгы һәм агрофирмалары белгечләре составындагы комиссия бәяләде.  

Аксубай районында агымдагы елның язгы кыр эшләренә әзерлек буенча агросәнәгать комплексы оешмалары арасында үткәрелгән конкурска йомгак ясалды.

8 апрель көнне, АСК предприятиеләре арасында расланган графикка туры китереп, ТР Зеленодольск районының «Майский» теплица комбинаты» ҖЧҖ базасында техник карау уздырылды.

7 апрельдә Балык Бистәсе муниципаль районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2021 елның 26 мартындагы 61/2 номерлы «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2021 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс уздыру турында»гы боерыгы нигезендә агросәнәгать комплексы предприятиеләре арасында конкурс узды.

2021 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан М.Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы ҖЧҖ караган үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздырылды. 

2021 елның 8 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Подгорный» ҖЧҖдә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. 

8 апрель көнне Мөслим районында агросәнәгать комплексы оешмалары арасында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс булды.


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

7 апрель көнне Зәй муниципаль районында конкурс узды. Конкурс барышында тракторларның әзерлегенә, чәчкеч, тырмалау агрегатларын, культиваторларны ремонтлау сыйфатына, хезмәт сагы һәм техника куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International