«Фламинго» ҖЧҖ төп бурычы – район үзәге – Иске Чүпрәле авылында юлларга хезмәт күрсәтү. Бигрәк тә кышкы чорда техника юлларны кардан өзлексез чистарта һәм җыелган карны торак пункттан читкә чыгара. Техник тикшерүгә 9 юл-төзелеш техникасы тәкъдим ителде. Карау барышында яктырту приборларына, арткы хәрәкәт сигналларына, борылыш күрсәткечләренә, утлы маякчыкларга, тормоз системаларының, руль идарәсенең төзеклегенә аерым игътибар бирелде. Нинди генә һава торышы булмасын, махсус техника эшләү өчен әзер булып торырга тиеш.
Беркетелгән механизаторларның махсус техника белән эш итүга рөхсәтләре бар.
7 берәмлек техника тикшерү узды, барлыгы ике акт төзелде.
Илдар Шәйхетдинов –- Чүпрәле муниципаль районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.