ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2021 ел
җомга

2021 елның 15 апрелендә Арча районының «Яңарыш» агрофирмасы» ҖЧҖ хуҗалыгында үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.

2021 елның 16 апрелендә Әгерҗе районының «Нәҗәр» ҖЧҖ хуҗалыгында тракторларга һәм тагылмаларга техник карау уздырылды.


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бу атнада Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсендә территориаль бүлекчәләрнең җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды, әлеге чара барышында I кварталдагы эшкә йомгак ясалды һәм икенче кварталга бурычлар куелды.

АСК оешмалары арасында хуҗалыкларның 2021 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында агымдагы елның 8 апрелендә Буа районында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Мәхмүтов Марсель Азат улы җитәкчелегендә комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техника әзерлеген, үсемлекчелек һәм хезмәтне саклау таләпләре үтәлешен тикшерү буенча күчмә тикшерү уздырды.


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елга Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе җитәкчесе раслаган техник карап чыгуны уздыруның 2020 елның 7 апрелендәге план-графигы нигезендә, Питрәч районының «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 58 трактор, төягеч, сиптергеч һәм 28 трактор арбасы тәкъдим итте.

13 апрельдә, расланган график буенча, ел саен уздырыла торган дәүләт техник каравына «Татавтодор» АҖнең Чаллы филиалы «Сарман» ЮРТИ тракторчылары үз тракторларын, үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны тәкъдим итте. Техник карауга барлыгы 10 берәмлек юл-төзелеш техникасы һәм тагылма тәкъдим ителде.


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 13 апрелендә «ИКЕА ДОМ» ҖЧҖ базасында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды.


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

12 апрель көнне Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең дәүләт инженер-инспекторы Мөхәммәтҗанов Р.М. тарафыннан «АIII» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде.

9 апрельдә Сарман районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерү узды. Чара Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин катнашында узды.

Лениногорск нефть техникумы юлсыз урыннардан йөри торган мототранспорт чараларын йөртүчеләрне укытып чыгарды. Нефть-газ чыгару операторларын әзерләгәндә уку йорты тарафыннан укыту процессына шундый өстәмә кертелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International