Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан «Снегоход-2021» профилактик операциясе уздырыла

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Кар мотоциклы белән идарә итү өчен А1 категориясендәге тракторчы-машинист таныклыгы кирәк. Кышкы техниканы тикшерү аварияләрне кисәтүгә дә, шулай ук юл бу транспорт чараларын йөрткәндә гамәлдәге кагыйдәләр һәм техника турында гражданнарга хәбәр итүгә дә юнәлтелгән. Операциянең максаты: аларны эксплуатацияләүгә бәйле рәвештә снегоход хуҗаларын травма алудан саклап калу. «Снегоход» профилактика операциясе барышында, беренче чиратта, бу транспорт чараларын теркәү кагыйдәләре үтәлешенә, техник тикшерү уздырылуына, номерлы агрегатларның теркәү күрсәткечләренә туры килүенә; АI категориясендәге транспорт йөртү таныклыгы булу-булмавына игътибар биреләчәк.

Билгеләнгән тәртиптә теркәлмәгән транспорт хуҗаларына да, дәүләт техник күзәтчелек бүлегендә мәҗбүри теркәлергә тиешле башка транспорт чаралары хуҗаларына да Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 19.22 статьясының «Барлык төр транспорт чараларын, механизмнарны һәм җайланмаларны теркәү кагыйдәләрен бозу» дигән 1 өлеше буенча  административ штраф яный:

- гражданнарга - бер мең биш йөз сумнан ике мең сумга кадәр;

- вазыйфаи затларга - ике мең сумнан өч мең биш йөз сумга кадәр;

- юридик затларга - биш мең сумнан ун мең сумга кадәр.

Исерек хәлдә техника белән идарә итү фактлары ачыкланган очракта, машина йөртүче барлык төр автотранспорт чаралары һәм үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International