Яңа Чишмә районы буенча дәүләт техник күзәтчелек бүлеге тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең 2021 елның 3 декабрендәге 01-05/314-пр номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, «Снегоход» профилактика операциясен үткәрү планлаштырыла. Операция 2021 елның 6 декабреннән 26 декабренә кадәр үткәреләчәк. Операцияне үткәрү өчен Гостехнадзор инспекторы, ЮХИДИ хезмәткәрләре, полициянең участок вәкаләтлеләре, аучылык хезмәтләре хезмәткәрләре һәм ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең ТР буенча хезмәткәрләреннән торган эш төркемнәре төзеләчәк.
«Снегоход» профилактика операциясе барышында, беренче чиратта, бу транспорт чараларын теркәү кагыйдәләре үтәлешенә, техник тикшерү уздырылуына, номерлы агрегатларның теркәү күрсәткечләренә туры килүенә; АI категориясендәге транспорт йөртү таныклыгы булу-булмавына игътибар биреләчәк.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.