Лениногорск шәһәрендә М.Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында агымдагы елның ноябрь ахырында «Күзәтү боҗрасы» аттракционы файдалануга тапшырылды. Лениногорскида яшәүчеләр белгәнчә, ул 2020 елның ахырында ук төзелгән иде. Төрле инстанцияләрдә күп төрле рөхсәт документларын рәсмиләштерүгә бәйле рәвештә әлеге объектны дәүләт теркәвенә алу һәм аны рәсми рәвештә файдалануга тапшыру вакыты кичектерелде.
Әлеге объектны сынау быелның мартында «ПРОММАШ ТЕСТ» ҖЧҖ «Аттракционнар һәм күтәртү корылмалары» сынау лабораториясеннән экспертлар чакыртып гамәлгә ашырылды.
«Күзәтү боҗрасы»н «Инновацион иминлек системалары» ҖЧҖ (Лениногорск шәһәре) эксплуатацияләячәк.
РФ Хөкүмәтенең 2019 елның 30 декабрендәге 1939 номерлы карары белән расланган Аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу кагыйдәләренең 3 нче пунктында каралганча, аттракционнарны дәүләт теркәвенә алу дәүләт техник күзәтчелек хезмәте тарафыннан башкарыла.
Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск районы бүлеге эксплуатант тарафыннан тәкъдим ителгән аттракцион документларын өйрәнде, аттракционны карап чыктылар, идентификация үткәрелде, кирәкле инвентарь, җиһазлар, күрсәтмә материаллар белән тәэмин итү һәм объектны имин һәм авариясез эксплуатацияләү буенча башка моментлар тикшерелде. Кабиналарга пассажирлар утыртуны эмитацияләп, кешеләрдән башка гына эшләтеп, сынап каралды (комлы капчыклар файдаланылды).
Әлеге чаралар үткәрелгәннән соң, «Күзәтү боҗрасы» аттракционы дәүләт теркәвенә алынды һәм дәүләт теркәвенә алу турында таныклык, дәүләт теркәү билгесе бирелде.
«ИСБ» ҖЧҖ коллективына аттракционның авариясез һәм туктамыйча эшләвен, дустанә һәм канәгать булган кешеләрнең күбрәк килүен, ә Лениногорск халкына һәм шәһәребез кунакларына «Күзәтү боҗрасы»ннан яхшы тәэсирләр алуын телибез.
И.Н.Галимов – Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлеге җитәкчесе.